19 декабрь көнне Югары Ослан яшьләр клубы бинасында район администрация җитәкчесе Марат Зиатдинов "Террорга, дини экстремизмга и радикализмга каршы чаралар" дигән темага район имамнары белән түгәрәк өстәл үткәрде. Кинәшмәдә Диния нәзәратенең төньяк-көнбатыш регионы казые Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин, социаль - мәдәният сораулар буенча Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлия Камалтдинова, имам мөхтәсиб Гали хәзрәт Җиһаншин, имамнар катнаштылар. Район мөхтәсибе Гали хәзрәт мөхтәсибәтнең 2018 елда башкарылган эшләре, террор һәм экстремизмга каршы нинди чаралар эшләнгәне турында чыгыш ясады. Гөлия Камалтдинова үзенең чыгышында дини оешмалар тарафыннан законлы эш алып бару, мәчетләрнең җир һәм биналарын тәртипкә кертү, террорга, экстремизмга каршы чаралар турында ачыклап үтте. Район җитәкчесе М.Зиатдинов җирле авыл җитәкчеләренә һәм бу мәсәләләрне караучы оешма җитәкчеләренә, имамнарга ярдәм итүләрен таләп итте. Чаралар төшке аш һәм өйлә намазын уку белән төгәлләнде.
Югары Осланда район имамнары катнашында түгәрәк өстәл узды
19 декабрь 2018 ел 16:33
Соңгы яңалыклар
2022 елда Нәзарәтнең «Хозур» нәшрияты 160 меңнән артык гомуми тираж белән 82 исемдәге китап бастырды
28 декабрь 2022 ел 09:51
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Донецк һәм Луганск качакларына көнкүреш химиясе җыелмалары тапшырды
27 декабрь 2022 ел 16:23
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы





