Рамазан ае башлану белән Татарстанга, күркәм гадәткә әйләнгәнчә, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте чакыруы буенча Төркиядән бер төркем Коръән-хафизлар килде. Республика шәһәр һәм районнарында алар дин кардәшләребезгә тәравих намазларын укырга һәм Коръәнне Хәтем кылырга ярдәм итәчәк. Быел Татарстанга барлыгы 11 хафиз килде, аларның икесе Казанда, калганнары район мөхтәсибәтләрендә хезмәт кылачак. Имам-хатыйб, мөгаллим, мөәдзин белгечлегенә ия хафизлар Апас, Саба, Балтач, Кукмара, Лаеш, Буа, Әлмәт, Чирмешән, Яшел үзән районнарында бер ай дәвамында тәравих намазларында Коръән хәтем кылачак. Исегезгә төшерәбез: кичә, 5 нче май көнне барлык мәчетләрдә тәравих намазы укылды. 20 рәкәгать итеп Рамазан аенда укыла торган әлеге махсус намаз быел 29 тапкыр укылачак. Рамазан аенда Коръән уку һәм аны хәтем кылу сөннәт гамәл булып санала, чөнки Кәлам Шәриф шушы айда иңдерелгән.
Татарстанга Рамазан җитү уңаеннан Төркиядән хафизлар килде
06 май 2019 ел 11:00

Соңгы яңалыклар

“Мәдрәсәгә игелек кыл”: яңа Мәрҗаниләр һәм Барудилар әзерләсен өчен, Татарстан мөселман уку йортларына ничек ярдәм итәргә?
18 сентябрь 2023 ел 15:34

Нәзарәт җитәкчелеге KazanForum-га әзерлек буенча видеоконференция эшендә катнашты
18 сентябрь 2023 ел 13:30

Казанда Дагыстан мөфтияте «Бөек әхлак иясе» дип исемләнгән Мәүлид кичәсен уздырды
18 сентябрь 2023 ел 13:21
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы