Рамазан ае башлану белән Татарстанга, күркәм гадәткә әйләнгәнчә, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте чакыруы буенча Төркиядән бер төркем Коръән-хафизлар килде. Республика шәһәр һәм районнарында алар дин кардәшләребезгә тәравих намазларын укырга һәм Коръәнне Хәтем кылырга ярдәм итәчәк. Быел Татарстанга барлыгы 11 хафиз килде, аларның икесе Казанда, калганнары район мөхтәсибәтләрендә хезмәт кылачак. Имам-хатыйб, мөгаллим, мөәдзин белгечлегенә ия хафизлар Апас, Саба, Балтач, Кукмара, Лаеш, Буа, Әлмәт, Чирмешән, Яшел үзән районнарында бер ай дәвамында тәравих намазларында Коръән хәтем кылачак. Исегезгә төшерәбез: кичә, 5 нче май көнне барлык мәчетләрдә тәравих намазы укылды. 20 рәкәгать итеп Рамазан аенда укыла торган әлеге махсус намаз быел 29 тапкыр укылачак. Рамазан аенда Коръән уку һәм аны хәтем кылу сөннәт гамәл булып санала, чөнки Кәлам Шәриф шушы айда иңдерелгән.
Татарстанга Рамазан җитү уңаеннан Төркиядән хафизлар килде
06 май 2019 ел 11:00
Соңгы яңалыклар
«Әхмәт ибн Фадланның Итил елгасына сәяхәте" китабы буенча бәйгенең сайлап алу турында 200 дән артык кеше катнаша
12 сентябрь 2022 ел 12:36
«Ибн Фадлан» фильмы XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең махсус дипломына лаек булды
12 сентябрь 2022 ел 11:25
Буада дин галиме, ишан Нургали Хәсәновның 170 еллыгына багышланган халыкара конференция уза
10 сентябрь 2022 ел 15:07
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


