Бүген, Рамазан аеның 12 нче көнендә, Арча мөхтәсибәте "Татлы ифтар" акциясен үткәрде. Җомга намазыннан соң мөхтәсибәт вәкилләре районның яшьләр, спорт оешмалары белән бергәлектә Арчаның Җиңү паркында кич белән авыз ачу өчен су һәм хөрмә җимеше өләштеләр. Шулай ук Диния нәзарәтенең Рамазан аена багышлап чыгарылган буклеты таратылды. Әлеге акция барышында сиксәннән артык кеше Рамазан ае уңаеннан күчтәнәчләр алды.
Арчада "Татлы ифтар" акциясе үтте
17 май 2019 ел 15:28

Соңгы яңалыклар

Татарстан мөселманнарыннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк тапшырылды
14 июль 2025 ел 13:54

Әлмәт Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашу узды
11 июль 2025 ел 13:29

Мөфтияттә хәзерге заманда мәчетләр төзүнең төп нигезләре буенча фикер алышу узды
10 июль 2025 ел 16:48
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы