Бүген, сәфәр аеның 20-нче көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең конференц-залында татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча диктант» белем бирү акциясе уздырылды. Дин әһелләре, мөфтият аппараты, шулай ук нәзарәтнең оешмалары – «Зәкят» хәйрия фонды, «Хәләл» стандарты буенча комитет, «ДУМ РТ Хаҗ» хаҗ операторы, «ТР Вакфы» фонды, «Хозур» нәшрият йорты җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре – барлыгы 100-ләп кеше татар телендә диктант язуда үзләрен сынап карады. Шунысы кызыклы: акциядә катнашучылар арасында татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре - руслар, гарәпләр, таҗиклар да бар иде. Алар Роберт Миңнуллинның «Мин кулыма китап алам» әсәреннән өзек язды. Текстны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин укыды. Моннан тыш, быел акциягә Татарстанның 25 мөхтәсибәте дә кушылды. Казан, Арча, Саба, Норлат, Баулы, Алабуга, Бөгелмә, Минзәлә, Теләче, Аксубай, Актаныш, Буа һәм башка район мәчетләрендә имамнар һәм мәхәллә халкы аеруча актив җыелып "контроль эш" язды. Шулай итеп, ТР мөселманнары Диния нәзарәте икенче тапкыр «Татарча диктант» язу мәйданчыгына әверелде.
«Татарча диктант»ны тәүге тапкыр Татарстан мәчетләрендә яздылар
19 октябрь 2019 ел 14:15
Соңгы яңалыклар
2022 елда РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фонды мөселманнарга 17 млн. сумлык ярдәм күрсәтте
30 декабрь 2022 ел 09:05
Игьтибар! “Ирбис” брендының 18 ягулык салу станциясендә җәмәгать туклануы хәләл булачак
30 декабрь 2022 ел 08:57
"Хозур” нәшрияты террорчылыкка каршы тематиканы иң яхшы яктырту бәйгесендә җиңү яулады
29 декабрь 2022 ел 14:27
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы






























