Бүген, сәфәр аеның 20-нче көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең конференц-залында татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча диктант» белем бирү акциясе уздырылды. Дин әһелләре, мөфтият аппараты, шулай ук нәзарәтнең оешмалары – «Зәкят» хәйрия фонды, «Хәләл» стандарты буенча комитет, «ДУМ РТ Хаҗ» хаҗ операторы, «ТР Вакфы» фонды, «Хозур» нәшрият йорты җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре – барлыгы 100-ләп кеше татар телендә диктант язуда үзләрен сынап карады. Шунысы кызыклы: акциядә катнашучылар арасында татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре - руслар, гарәпләр, таҗиклар да бар иде. Алар Роберт Миңнуллинның «Мин кулыма китап алам» әсәреннән өзек язды. Текстны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин укыды. Моннан тыш, быел акциягә Татарстанның 25 мөхтәсибәте дә кушылды. Казан, Арча, Саба, Норлат, Баулы, Алабуга, Бөгелмә, Минзәлә, Теләче, Аксубай, Актаныш, Буа һәм башка район мәчетләрендә имамнар һәм мәхәллә халкы аеруча актив җыелып "контроль эш" язды. Шулай итеп, ТР мөселманнары Диния нәзарәте икенче тапкыр «Татарча диктант» язу мәйданчыгына әверелде.
«Татарча диктант»ны тәүге тапкыр Татарстан мәчетләрендә яздылар
19 октябрь 2019 ел 14:15
Соңгы яңалыклар
Мөфтияттә унынчы тапкыр “Ислам. Беренче адымнар” проекты ачылды – намаз укырга өйрәнергә 180 кеше килде
15 октябрь 2022 ел 19:11
Кама Тамагы, Арча, Буа һәм Казанның Вахитов һәм Идел буе районы мөхтәсибәтләре солдатлар өчен кирәк-яраклар тапшырды
14 октябрь 2022 ел 15:00
Татарстан мөфтие Костромада мөселман комплексы ачылышы тантанасында катнашты
14 октябрь 2022 ел 12:48
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы






























