Кичә, рабигыль-әүвәл аеның 1-нче көнендә, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиянең Казандагы генераль консулы Исмәт Эрикан катнашында Төркия Республикасының 96 еллыгы уңаеннан оештырылган рәсми кабул итү чарасында катнашты. Кунаклар арасында сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре һәм дин әһелләре, шулай ук эшмәкәрләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре бар иде. Генераль консул Исмәт бәй үзенең сәламләү чыгышында болай дип билгеләп үтте: «Без Төркия белән Россия арасындагы дуслык һәм барлык өлкәләрдә дә хезмәттәшлек дәвам итәчәгенә зур ышанычыбызны белдерәбез. Татарстан Республикасы белән тыгыз элемтәләребез Россия Федерациясе белән мөнәсәбәтләрне ныгытуын ассызыклап үтәсем килә».
Татарстан мөфтие Төркиянең Казандагы генераль консулының рәсми кабул итүе чарасында катнашты
30 октябрь 2019 ел 09:30
Соңгы яңалыклар
“1100-еллык”ка багышлап “Россия музейларында ислам мирасы” конференциясе уза
08 декабрь 2022 ел 10:30
Игътибар! Нәзарәт кисәтә: “Грант Alif” компаниясенең ислам ипотекасы турындагы мәгълүматы дөреслеккә туры килми!
07 декабрь 2022 ел 19:11
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


