Бүген, Рәҗәб аеның 3-нче көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Төркиянең РФдәге Илчелегенең яңа киңәшчесе Гомәр Фарук Савуран булды. Мөхтәрәм кунак Татарстан мөфтиятенә Камил хәзрәт Сәмигуллин чакыруы буенча килде. Сәфәре барышында ул нәзарәтнең эшчәнлеге белән танышты. Республикабыз мөселман өммәтендәге казанышлар мөхтәрәм кунакта зур кызыксыну уятты. Ул “Даруль ифта” call-үзәге эшчәнлеген югары бәяләде, Россия күләмендә бәяләп бетергесез һәм тиңе булмаган проект булуын билгеләп узды. Мөфти кунакка шулай ук тәфсилләп “Хозур” нәшрият йорты һәм “Зәкят” хәйрия фонды эшчәнлекләрен һәм соңгы еллардагы ирешкән уңышларын сөйләп узды. Нәзарәттән тыш, Гомәр бәй бик теләп “Хозур ТВ” һәм “Азан” радиосы студияләрен карады.
Мөфти Төркиянең РФдәге Илчелеге киңәшчесе белән очрашты
27 февраль 2020 ел 15:16

Соңгы яңалыклар

Нәзарәттә «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы» халыкара оешмасы президенты Таха Айхан булып китте
29 август 2025 ел 11:36

Казанда шәһәркүләм Мәүлидтә гомрәгә өстәмә юлламалар уйнатылачак! Җиңүчеләр өчен олы һәм кече хаҗга җиде сертификат әзерләнде
29 август 2025 ел 08:16
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы