Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм мөхтәсибәтләр Террорчылыкка каршы көрәш көненә багышланган Россиякүләм «Бер тамчы гомер» акциядә катнашты. Акция кысаларында яшь мөселманнар террорчылык һөҗүмнәре аркасында вафат булганнарны тынлык минуты белән искә алдылар. Соңыннан символик рәвештә үсемлекләргә су сиптеләр. Казаннан кала Түбән Кама, Лениногорск, Бөгелмә, Аксубай һәм башка район мөхтәсибәтләре халкы бу чарага социаль челтәрләр аша кушылды. Катнашучылар #капляжизни хештегы аша чараның фотографияләре белән социаль челтәрдәрдә бүлештеләр.
«Бер тамчы гомер» акциясе 2004-нче елның сентябрь ае башында Беслан шәһәрендә булган куркыныч хәлләрне искә алып, Террорчылыкка каршы көрәш көненә багышланган. Ул вакытта, террорчылык акты барышында берничә йөз кеше һәлак була, шул исәптән балалар. Өч көн буе тоткында торып, алар бер тамчы суга сусаган...
Нәзарәт һәм мөхтәсибәтләр Бөтенроссия «Бер тамчы гомер» акциясенә кушылды
08 сентябрь 2020 ел 11:03

Соңгы яңалыклар

Бер тәүлек эчендә Нәзарәтнең рус телендәге онлайн-мәдрәсесенә 2000 “шәкерт” укырга керде
26 гыйнвар 2023 ел 11:07

Апас мөхтәсибәте татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре буенча дини җыен үткәрде
26 гыйнвар 2023 ел 09:36

Нәзарәтнең «Хозур» нәшрияты “Кыйсасүл-әнбия. Пәйгамбәрләр тарихы" китабын чыгарды
25 гыйнвар 2023 ел 12:30
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы