Бүген, рабигыль-ахир аеның 24-нче көнендә (9-нчы декабрьдә), Беларусь Республикасы мөселман дини берләшмәсе “Хәзерге җәмгыятьтә мөслимә образы: проблемалар, аларны чишү юллары” дип исемләнгән онлайн түгәрәк өстәл оештырды. Әлеге чарада Татарстан мөфтиятенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл ханым Биктимирова “Милли кием динне саклады” дигән темага чыгыш ясады. Ул түгәрәк өстәлнең актуль булуын билгеләп, татар халкының атаклы галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең сүзләрен китерде: «Өч төрле әйбер диндә булмаса да, динне саклый, алар: милли тел, милли кием, милли гореф-гадәт». Алга таба спикер Татарстанда хакыйкый ислам кыйммәтләрен саклау, торгызу һәм пропагандалауга зур игътибар бирелүен ассызыклап, мөслимәләрнең шәригать кушканча киенү мәсьәләләренә тукталды: “Бүгенге көндә мөслимәләргә күпләгән төрдә киемнәр тәкъдим ителә. Сыйфатлы тукымалардан тегелгән киемнәр әйләнә-тирәдәгеләрне җәлеп итә һәм сокландыра. Ә киемгә милли элементлар да өстәлсә, ул игътибарны тагын да арттыра. Милли бизәкле яулык кигән мөслимәне еш очратып булмый, әмма шулай да җирле дизайнерларыбыз милли киемнәргә дә игътибар юнәлтә башлады”, – дип белдерде. Аннары ул милли традицияләрне торгызуда “Яшь килен” проектының әһәмияте турында сөйләде, аның нәтиҗәләре белән таныштырды.
Айгөл Биктимирова милли киемнең динне саклаудагы ролен бәяләде
09 декабрь 2020 ел 14:02
Соңгы яңалыклар
Нәзарәтнең "Зәкят" хәйрия фонды Оренбург өлкәсендә су басудан зыян күргәннәргә акчалата ярдәм җыюны игълан итте
16 апрель 2024 ел 11:23
"Рамазан – изге гамәлләр ае" марафоны тәмам: Татарстанда 3000 нән артык кешегә ярдәм күрсәтелде
15 апрель 2024 ел 13:34
Ашхабадта Халыкара хоккей турнирында Татарстан исеменнән “ОРХИС – Казан” мөселман командасы катнаша
15 апрель 2024 ел 13:09
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

