Кичә Бөгелмә мөхтәсибәте имамнары Бөгелмә шәһәренең 3-нче тикшерү изоляторында булып кайтты. Очрашу барышында Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов төзәтү учреждениесе китапханәсенә Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәсен – «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын тапшырды. Шулай ук 2021 ел өчен мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәрне күрсәтеп Бөгелмә мөхтәсибәте тарафыннан чыгарылган стена календаре, намазлыклар, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Ислам в 75 уроках” дип исемләнгән китабы тапшырылды. Аннары имамнар намаз уку бүлмәсен карады. Гыйбадәт кылу бүлмәсе гаепләнүчеләргә һәм тоткыннарга дини бурычларны үтәргә мөмкинлек бирә. Дин әһелләре барлык шартлар тудырылган ана һәм бала бүлмәсен карады, яңа туган балага исем кушу йоласын үткәрде. Очрашу ахырында имамнар төзәтү учреждениесенең камерасында булды һәм тоткыннар белән аралашты.
Бөгелмә имамнары 3-нче тикшерү изоляторында булды
16 декабрь 2020 ел 14:37
Соңгы яңалыклар
Казанда мәчет каршындагы курсларда мәктәп яшендәге балалар өчен «Без туган телне өйрәнәбез!» дәресләре буенча семинар узды
11 февраль 2026 ел 18:22
Мөфти Камил хәзрәт – ТР Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында
10 февраль 2026 ел 15:13
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы





