Бүген, җөмәдел-әүвәл аеның 7 көнендә (22-нче декабрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә ТРның Казахстандагы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев белән очрашты. Очрашуда сүз ике тугандаш республика арасында мөселман мәгарифен үстерү буенча элемтәләрне ныгыту хакында барды. Аерым алганда, килгән кунак Казахстан Республикасына Казаннан теология һәм шәригать белгечләрен җәлеп итү мөмкинлеген карауны сорады. Камил хәзрәт әлеге мәсьәлә буенча кунакның үтенечен канәгатьләндереп, хезмәттәшлек алып баруны хуплады, сорауларга җавап бирде. Казахстанга җәлеп ителеп, Татарстан белгечләре белем күтәрү курслары, лекцияләр, төрле очрашулар алып бара, яшьләр белән очраша, форум-конференцияләрдә чыгыш ясый алырга мөмкин.
Мөфти ТРның Казахстандагы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев белән очрашты
22 декабрь 2020 ел 16:08
Соңгы яңалыклар
2024нче елда Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты 300 меңнән артык гомуми тираж белән 100гә якын исемдәге китап бастырды
21 гыйнвар 2025 ел 08:59
Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йортында “Мәккә-Мәдинә. Хаҗ һәм гомрә кылучылар өчен белешмә” дөнья күрде
20 гыйнвар 2025 ел 12:22
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы






