Бүген, шәүвәл аеның 16-нчы көнендә, җомга көнен хөрмәтләп, Татарстан мөфтияте эшчәнлеге белән танышу ниятеннән Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Әдип улы Сафиуллин килде. Мөхтәрәм кунакны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды һәм Галиев мәчете комплексына кергән биналар – Галимҗан Баруди эшләгән мәчет, имам яшәгән йорт, төзекләндерүдән соң сафка баскан тарихи “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе бинасы белән таныштырып узды. Очрашуда шулай ук мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары Ришат Хәмидуллин, мөфтиятнең рәсми хаҗ оешмасы – “ДУМ РТ Хаҗ” операторы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов катнашты. Камил хәзрәт Сәмигуллин, нәзарәтнең күпкырлы эшчәнлеге белән таныштырып, “Хозур” нәшрияты бастырып чыгарган басмаларны күрсәтте, “Калям Шариф. Перевод смыслов” басмасын бүләк итеп бирде.
Мөфти Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин белән очрашты
28 май 2021 ел 15:29
Соңгы яңалыклар

«Зәкят» фонды Корбан бәйрәме һәм Балаларны яклау көненә аз керемле гаиләләрдәге укучыларга һәм ятимнәргә ноутбуклар бүләк итте
30 май 2025 ел 11:55

Мөфти Диния нәзарәтендә БИАның визит-профессорлары докторлар әл-Ләххәм һәм Сафти белән очрашты
29 май 2025 ел 17:14
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы