Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мигрантлар арасында дәгъват эшчәнлеген алып бара. Мөфтиянең дәгъват бүлеге белгече Али хәзрәт Ибодов, атна саен Казан шәһәренең Журналистлар һәм Адоратский урамнарындагы сәүдә үзәкләрендә һәм “Порт” сәүдә үзәгендә урнашкан намаз уку бүлмәләренә барып, намазлар укытып, аннан соң рухи әңгәмәләр уздыра һәм аларның сорауларына җавап бирә. Аларны күбрәк сатучылар һәм сатып алучыларның хокуклары, салым системасы, зәкәт түләү, товарның бәясенә кагылышлы сораулар борчый. Сатучыларның гаделлегенә, килешүләрне үтәүгә һәм әйткән сүзендә торуга һ.б. багышланган рухи әңгәмәләр мигрантларда зур кызыксыну уята.
Нәзарәт мигрантлар арасында дәгъват эшчәнлеген җәелдерә
21 июнь 2021 ел 15:31

Соңгы яңалыклар

Мөфти Казандагы күргәзмәне үзенең шәхси коллекциясеннән Коръән басмалары белән баетты
16 май 2023 ел 17:05

Мөселман эшкуарлары Йолдыз авылында янгыннан зыян күрүчеләргә 350 мең сумнан артык акча җыеп тапшырды
16 май 2023 ел 15:26
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы