Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 11 нче көнендә, Казан Кремленең Губернаторлар сараенда Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл мөселман дини лидерлары белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россия югары мөфтие шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү шәһәре һәм "Мәскәү мөфтие" Үзәк төбәге мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов катнаштылар.
Рус Православие Чиркәве ягыннан очрашуда Казан һәм Татарстан Митрополиты владыка Кирилл, Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархының Чиркәүнең җәмгыять һәм ММЧ белән багланышлар буенча Синод бүлеге рәисе, Матбугат хезмәте җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы В.Р. Легойда булды.
Казанда Патриарх Кирилл мөселман дини лидерлары белән очрашты
21 июль 2021 ел 18:47

Соңгы яңалыклар

РИИда мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәренә белем арттыру турында таныклыклар тапшырдылар
22 апрель 2024 ел 10:52

Казан мөселманнары Ашхабадта узган Халыкара хоккей турнирыннан “көмеш” алып кайтты
21 апрель 2024 ел 12:30
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы