Кичә, сафәр аеның 23нче көнендә, Өлкәннәр декадасы кысаларында Буа мөхтәсибәте районның өлкән яшьтәге актив хатын-кызларын хөрмәтләп, корбан ашы оештырды. Әлеге чара Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап Буа шәһәренең “Әбү Хәнифә” мәчетендә үтте. Күп еллар дәвамында мөхтәсибәт эшчәнлегендә актив катнашып, яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә зур өлеш керткән апаларны Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов һәм “Әбү Хәнифә” мәчете имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин сәламләде. Үзенең чыгышында имам-мөхтәсиб ихласлы булу, карт кешеләргә хөрмәт күрсәтүнең мөһимлеге турында нәсыйхәтләрен җиткерде. Ул Өлкәннәр көне белән тәбрикләп, ислам динендә өлкән кешенең никадәр дәрәҗәле урын алып торганын искәртте. Кичәне Буа районы мөслимәләре җитәкчесе Гөлирә ханым Шәйдуллина алып барды, ул үз чыгышында татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләренә игътибар юнәлтте. Өлкәннәрне хөрмәтләү чарасында барлыгы утыздан артык хатын-кыз катнашты, алар Буа шәһәреннән генә түгел, Татар Буасы, Чәчкап, Наратбаш, Бикмураз авылларыннан килде.
Буа мөхтәсибәте өлкәннәрне хөрмәтләде
01 октябрь 2021 ел 10:41

Соңгы яңалыклар

Kazanforum-2025-тә: “Казан кулъязма Коръәне 19 мүсхәфнең чагыштырма анализы нигезендә әзерләнде, шуның 15е Исламның беренче гасырларына карый”
16 май 2025 ел 19:11

Мөфти Нәзарәтнең Голәмәләр шурасының яңа ислам банк продуктларын хуплау турындагы карарларын тапшырды
16 май 2025 ел 18:01
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы