Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин КФУда белем алучы Индонезия студентлары белән очрашты. "Нахдатул Улама" оешмасының Россия Федерациясендәге һәм Төньяк Европадагы вәкиле Ами Маулана Татарстан мөфтияте тарафыннан оештырылучы Коръән кыйраәтләрен өйрәнү дәресләренә кызыксыну белдереп һәм дәресләрдә катнашу мөмкинлеген сорап килде. Мөфти аның үтенечен хуплады һәм дәрескә чакырды. Очрашуда сүз шулай ук "Нахдатул Улама" оешмасы белән Татарстан мөфтияте арасында хезмәттәшлек алып бару мөмкинлекләре турында барды һәм Россиядә 2022 елда Ислам кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү чараларында катнашу буенча фикер алышу узды.
Мөфти Индонезия студентларын кабул итте
27 декабрь 2021 ел 17:28
Соңгы яңалыклар
Рамазан аенда Казанның Галиев мәчетендә ифтарлар узачак. Аларга өлешне ничек кертергә?
15 март 2023 ел 11:18
Мөфти Камил хәзрәт Казахстанның дин эшләре буенча Комитет рәисе урынбасары белән очрашты
14 март 2023 ел 15:46
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы












