Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин КФУда белем алучы Индонезия студентлары белән очрашты. "Нахдатул Улама" оешмасының Россия Федерациясендәге һәм Төньяк Европадагы вәкиле Ами Маулана Татарстан мөфтияте тарафыннан оештырылучы Коръән кыйраәтләрен өйрәнү дәресләренә кызыксыну белдереп һәм дәресләрдә катнашу мөмкинлеген сорап килде. Мөфти аның үтенечен хуплады һәм дәрескә чакырды. Очрашуда сүз шулай ук "Нахдатул Улама" оешмасы белән Татарстан мөфтияте арасында хезмәттәшлек алып бару мөмкинлекләре турында барды һәм Россиядә 2022 елда Ислам кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү чараларында катнашу буенча фикер алышу узды.
Мөфти Индонезия студентларын кабул итте
27 декабрь 2021 ел 17:28
Соңгы яңалыклар
2022 елда Нәзарәт Коръәнне өйрәнү өлкәсендә Россия өчен уникаль 5 проектны гамәлгә ашырды
21 декабрь 2022 ел 10:07
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы













