Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин КФУда белем алучы Индонезия студентлары белән очрашты. "Нахдатул Улама" оешмасының Россия Федерациясендәге һәм Төньяк Европадагы вәкиле Ами Маулана Татарстан мөфтияте тарафыннан оештырылучы Коръән кыйраәтләрен өйрәнү дәресләренә кызыксыну белдереп һәм дәресләрдә катнашу мөмкинлеген сорап килде. Мөфти аның үтенечен хуплады һәм дәрескә чакырды. Очрашуда сүз шулай ук "Нахдатул Улама" оешмасы белән Татарстан мөфтияте арасында хезмәттәшлек алып бару мөмкинлекләре турында барды һәм Россиядә 2022 елда Ислам кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү чараларында катнашу буенча фикер алышу узды.
Мөфти Индонезия студентларын кабул итте
27 декабрь 2021 ел 17:28
Соңгы яңалыклар
Балык Бистәсе мөселманнары солдатлар өчен 600 меңгә якын акча җыеп тапшырды. Аларга Әлки, Спас, Әгерҗе, Бөгелмә, Алабуга һәм Кама Тамагы кушылды
18 октябрь 2022 ел 12:00
Мөфти Россиядә ЛГБТны пропагандалауны тыю турындагы парламент тыңлауларында чыгыш ясады
17 октябрь 2022 ел 12:54
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы












