Бүген, җүмәдәл-ахыр аеның 24 нче көнендә (27 нче гыйнвар), ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды үсешләрендә тайпылышлар булган балаларны һәм яшүсмерләрне Казан ипподромында җыйды. Биредә алар атларга утырып йөрделәр. «Зәкят» хәйрия фонды мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрнең ипподромга барып җитүен алдан кайгыртты – аларны бирегә күтәрткеч белән җиһазландырылган махсус транспортта алып килделәр.
Бәйрәмдә катнашучылар өчен Казан ипподромы музее һәм ат абзары буйлап экскурсия оештырылды, алар атларны сыйпап карады һәм кулдан ашатты. «Зәкят» хәйрия фонды карамагындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен атларга утырып йөрү иң дулкынландыргыч мизгелләр булды. Иппотерапия мөмкинлекләре чикле кешеләрнең физик һәм психик халәтен яхшыртуга ярдәм итә.
«Зәкят» хәйрия фонды һәм Казан ипподромы алга таба инвалид балаларның сәламәтлеген ныгыту өлкәсендә хезмәттәшлекне дәвам итәргә, шулай ук күпбалалы һәм аз керемле гаиләләрне иппотерапиягә җәлеп итәргә ниятли.
«Зәкят» хәйрия фонды авыру балаларга иппотерапия үткәрде
27 гыйнвар 2022 ел 13:34
Соңгы яңалыклар
Казан мәдрәсәсендә дин галиме Габденнасыйр Курсавиның язма мирасын һәм мәчетен торгызу хакында сөйләштеләр
23 декабрь 2022 ел 15:09
2022 елда Darul-Kutub.com онлайн-китапханәсе фонды “яңа” 249 иске китапка баеды
23 декабрь 2022 ел 10:16
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


















