Мөфти күренекле татар затлары белән очрашуда милләт үсеше турында сөйләде

11 февраль 2022 ел 10:12
Мөфти күренекле татар затлары белән очрашуда милләт үсеше турында сөйләде

Кичә, Раҗәб аеның 9нчы көнендә, “Туган авылым” милли комплексында дин, әдәбият, мәдәният, сәнгать, эшмәкәрлек, хәйриячелек өлкәсендә танылу алган күренекле татар затлары чакырылды. Катнашучылар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, “Туган авылым” милли комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов, язучы Зөлфәт Хәким, танылган җырчылар Ришат Төхвәтуллин, Сәидә Мөхәммәтҗанова һ.б. бар иде.  Алар бергә түгәрәк өстәл форматында җыелып татар халкының үткәне, хәзерге халәте, милләтне саклау юллары турында фикер алышты.

Камил хәзрәт татар халкының һәм татар дин әһелләренең мөселман дөньясында тоткан урыны һәм аларның калдырган кыйммәтле мирасы турында тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Ул татарларның мөселманнар арасында Коръәнне бастырган иң беренче халык булуын һәм ислам дине буенча күпләгән китапларның Казанда басылуын билгеләп, татар телен саклау һәм үстерүдә диннең роле, мирасны һәм рухи байлыкны саклауның актуаль мәсьәләләре турында сөйләп үтте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:13
Кояш чыга
5:22
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
15:45
Ахшам намазы
17:51
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
5
Rambler's Top100