Кичә, Раҗәб аеның 12нче көнендә, Чаллы шәһәренең “Тәүбә” мәчете янәшәсендә һәм Тукай Яр буе паркында мөселманнар арасында йөгереш ярышы уздырылды. Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү елы кысаларында әлеге чараны Чаллы мөхтәсибәте, “Тәүбә” мәчете һәм Чаллы шәһәре Башкарма комитетының физик тәрбия һәм спорт идарәсе оештырды. Әлеге гаилә спорт бәйрәменең төп максаты шәһәр мөселманнары арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштырудан гыйбарәт булды. Спорт ярышына барлыгы 400-гә якын кеше килде. Катнашучыларның дистанциясенә килгәндә, 5-7, 8-10 һәм 11-13 яшьлек балалар өчен 300, 500 һәм 800 метрлык, ир-атлар өчен 3 һәм 5 километр һәм хатын-кызлар өчен 800 метрлык дистанцияләрдә урыннар билгеләнде. Чараның иң кызыклы өлеше – биш кешедән торган мәчет командалары өчен 500 метрлы эстафета булды. Ярышта барлыгы 11 мәчет катнашты. Командалы йөгерештә беренче урынны Чаллының “Тәүбә” мәчете яулады, икенче һәм өченче урыннарны “Ак мәчет” һәм “Ихлас” командалары бүлеште. Барлык җиңүчеләргә истәлек медальләре, китаплар, сертификатлар, беренче урын яулаган балаларга “Болгар” фондыннан 3 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелде.
Чаллы мөхтәсибәте 1100-еллык уңаеннан мөселманнар арасында йөгереш үткәрде
14 февраль 2022 ел 13:53

Соңгы яңалыклар

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һәм Нәзарәт үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады
20 июнь 2025 ел 12:17

КИУның Коръән хафизлар әзерләү үзәге шәкертләре “Төхфәтел-әтфәл” һәм “Мүкаддимә әл-Җәзария”гә иҗазәтләр алды
18 июнь 2025 ел 11:48
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы