Нәзарәттә Кукмара районының XVIII гасыр тарихи мәчетен төзекләндерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

28 февраль 2022 ел 14:04
Нәзарәттә Кукмара районының XVIII гасыр тарихи мәчетен төзекләндерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин белән эшлекле очрашу уздырды. Җитәкчеләр республика әһәмиятендәге архитектура һәйкәлен – Татарстан Республикасы Кукмара районы Мәчкәрә авылының XVII гасырда салынган борынгы тарихи мәчетен реставрацияләү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Мәчкәрә мәчете татар мәдәнияте архитектурасы һәйкәле булып тора. Мөфти Камил хәзрәт Иван Николаевичка тарихи мәчетләргә игътибарлы булганы өчен рәхмәтен белдерде һәм Мәчкәрә мәчетен төзекләндерү планын хуплады, шулай ук реставрация проекты буенча теләкләрен әйтте, тарихи объектны яңадан торгызу әһәмиятен билгеләде.

Мәчкәрә авылы Җәмигъ мәчете 1791 елда беренче гильдия сәүдәгәре Габдулла Үтәмешев акчасына төзелгән. Мәчет каршында мәдрәсә булган, анда төрле елларда Казан, Уфа һәм Нократ губерналарының күп кенә мөселман руханилары дини белем алган. Мәдрәсәдә укучылар арасында, мәсәлән, Габденнасыйр Курсави – күренекле акыл иясе һәм ислам реформаторы.

Кукмара районы мөхтәсибе ел саен әлеге авылдан чыккан күренекле кешеләр истәлегенә багышлап Мәчкәрә укулары үткәрә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
5
Rambler's Top100