ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга кабат азык-төлекләтә ярдәм күрсәтте. Алар арасында күп балалы гаиләләр, балаларын ялгыз тәрбияләүче аналар, ялгыз гомер итүче олы кешеләр бар. Аларга һәркайсы авырлыгы 6,5 килограммга якын булган 40 азык-төлек җыелмасы таратылды. Җыелмада он, ярмалар, токмач, шикәр, тәм-томнар, консервалар һәм хөрмә бар. Азык-төлек Рамазан аенда фондка кергән зәкят һәм садака хисабына сатып алынган. Халыкның мохтаҗ катламнарына азык-төлек ярдәме күрсәтү алга таба да дәвам итәчәк. Бу игелекле эшкә үз өлешеңне кертү өчен, 2202 2021 3911 9295 номерлы Саклык банкы картасына (Зилә Ириковна И) акча күчерергә кирәк.
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга зәкят һәм сәдака хисабына азык-төлек өләште
06 май 2022 ел 09:17

Соңгы яңалыклар

Әлмәт мөхтәсибәтендә мөселман яшьләре арасында хоккей буенча Республика турниры узды
17 май 2025 ел 22:55

Мөфти Камил хәзрәт Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге X Укуларда катнашучыларны сәламләде
17 май 2025 ел 18:38
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы