Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин РФ Хөкүмәтенең Мәдәният, туризм һәм милли сәясәт департаменты вәкилләре Александр Калабанов, Алексей Зенько һәм Евгений Сиренький белән очрашуы булды. Кунаклар Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу тантаналарында катнашу өчен Казанга килделәр. Әңгәмә барышында мөфти аларга Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең юбилей кысаларында гамәлгә ашырыла торган проектлары, бәйрәм көннәрендәге төп чаралар программасы турында сөйләде һәм Коръән белеме, Ислам мәгарифе, нәширлек, хәйрия өлкәсендәге эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре белән таныштырды. Федераль хөкүмәт вәкилләре Казаннан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты һәм зур тарихи датаны бәйрәм итү уңаеннан үзләренең теләкләрен җиткерде. Мөфти хәзрәт кунакларга очрашу истәлеге итеп бүләкләр тапшырды.
Нәзарәткә Россия Хөкүмәтеннән кунаклар килде
19 май 2022 ел 13:52

Соңгы яңалыклар

Татарстан мәчетләрендә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре белән очрашулар дәвам итә
24 гыйнвар 2025 ел 14:48

Рамазан алдыннан Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты «Рамазан көндәлеге"н чыгарды
24 гыйнвар 2025 ел 11:14

Мөфти Казанның «Мәрҗани» мәчетендә Россиянең 13 төбәгеннән прокурорлар белән очрашты
23 гыйнвар 2025 ел 16:40

Нәзарәтнең онлайн-мәдрәсәсендә бөтен дөнья буенча 137 000 гә якын кеше белем алды
23 гыйнвар 2025 ел 10:00
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы