“Хозур” нәшрияты рус телендә Ислам дине нигезләре буенча белешмәлек чыгарды

23 май 2022 ел 17:02
“Хозур” нәшрияты рус телендә Ислам дине нигезләре буенча белешмәлек чыгарды

Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты рус телендә “Ислам дине нигезләре: беренче адымнарын ясаучыларга күрсәтмә” дип исемләнгән китап әзерләп бастырды. Әлеге басмада гади һәм аңлаешлы итеп ислам динендәге мөһим төшенчәләр, шәригать хөкемнәре, намаз уку, ураза тоту, хаҗ кылу кебек төп фарызларыбыз һәм аларның тәртипләре аңлатылган. Шуңа күрә әлеге хезмәт дәреслек сыйфатында да кулланыла ала. Китапта һәр темага Коръән аятьләре, хәдис-шәрифләр китерелгән, догалар да урын алган. Хезмәт “Ислам дине нигезләре” китабына нигезләнеп әзерләнгән, ул Ислам динен өйрәнүдә беренче адымнарын ясаучыларга шәригать мәсьәләләрен өйрәнүдә зур ярдәмлек булачак.

Китапны “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.

Кибет: Казан шәһ., Париж коммунасы ур., 6нчы йорт. Тел.: +7 960 072-74-63;

Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09;

Интернет-кибет: huzurshop.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:13
Кояш чыга
5:22
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
15:45
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
5
Rambler's Top100