Татарстан мөфтие халыкны кабул итте

31 май 2022 ел 17:36
Татарстан мөфтие халыкны кабул итте

Бүген, зөлкагъдә аеның 1нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Кол Шәриф” мәчетендә халык кабул итү көнен уздырды.

Сәгать ярым дәвамында мөфти белән төрле яшьтәге кешеләр күрешеп сөйләште, үтенеч-гозерләрен җиткерде. Алар Казаннан, Татарстанның Питрәч, Балтач районнарыннан, Якутиянең Нерюнгри шәһәреннән килде. Очрашу барышында Камил хәзрәт балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә хәләл туклануны оештыру, хаҗ кылу тәртипләре, мәчет төзелеше мәсьәләләре буенча сорауларга җавап бирергә өлгерде. Һәрбер сорау һәм тәкъдимнәр җентекләп өйрәнү өчен Нәзарәт һәм аның карамагында эшләүче оешмаларның җаваплы вәкилләренә тапшырылды. Белем бирү оешмаларында хәләл туклану мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иткән әти-әниләрнең үтенечләре аерым игътибарга алынды.

Мөфтинең халык белән очрашулары атна саен оештырыла. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
29
30
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100