Казанда "Корбан Фест" зур гаилә бәйрәме узачак

01 июль 2022 ел 12:57
Казанда "Корбан Фест" зур гаилә бәйрәме узачак

2022 елның 10 июлендә Казанда М. Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Корбан гаете уңаеннан, традиция буенча, "Корбан Фест" зур гаилә фестивале узачак. Бәйрәм Казан шәһәренең ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте тарафыннан Казан халкы һәм кунаклар өчен бишенче тапкыр уздырыла. Чараның төп темасы Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу белән бәйле булачак.

"Корбан Фест" фестиваленең концепциясе гаилә кыйммәтләрен, рухи һәм дини традицияләрне саклауга юнәлдерелгән.

Оештыручылар әзерләгән бай бәйрәм программасы көндезге сәгать бердә (13:00) башлана һәм кичке сәгать бишкә (17:00) кадәр дәвам итәчәк. Кунаклар бөтен бәйрәм буена бөтен гаилә белән күңел ача алачак: алар өчен мастер-класслар, балалар, әниләр һәм әтиләр өчен актив уеннар, күргәзмәләр, фотозоналар, сабын тамашасы, фәнни шоу, аквагрим һәм башкалар әзерләнә. Шулай ук бәйрәм дәвамында кафе, сәүдә нокталары эшләячәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
29
30
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100