Татарстан мөфтие Мәккәдән Казанның Җәмигъ мәчете эскизлары конкурсының жюри утырышына кушылды

06 июль 2022 ел 10:51
Татарстан мөфтие Мәккәдән Казанның Җәмигъ мәчете эскизлары конкурсының жюри утырышына кушылды

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 7нче көнендә (6нчы июльдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан шәһәре Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге территориянең эскиз проектын эшләүгә ачык халыкара конкурсның жюри утырышында катнаша. Киңәшмә эшенә ул читтән торып Мәккәдән кушылды, Камил хәзрәт хәзерге вакытта изге җирләрдә хаҗ сәфәрендә.

Утырышның беренче өлеше Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров рәислегендә экспертлар, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре һәм конкурсантлар катнашында уза. Киңәшмәдә катнашучылар арасында шулай ук Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов та бар.

Утырыш барышында эскиз проектлары презентациясе тыңлана. Конкурс жюрие проект бурычларына туры килү, планда каралган карарларның уйланылган булуы, әйләнә-тирәлеккә йогынтыны киметү, елның салкын вакытында иҗтимагый киңлек мөмкинлекләрен ачу һ.б. критерийлар буенча 10 баллы шкала буенча эшләргә бәя бирә.

Киңәшмә көн дәвамында үтәчәк.

Тыңлаулар нәтиҗәләре буенча 8нче июльдә конкурс җиңүчесе игълан ителәчәк. Конкурс нәтиҗәләрен игълан итү тантанасы Казан Ратушасында узачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:13
Кояш чыга
5:22
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
15:45
Ахшам намазы
17:51
Ястү намазы
19:34
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
5
Rambler's Top100