Камил хәзрәт Индонезиянең кооперативлар берлеге башлыгы белән очрашты

19 август 2022 ел 18:06
Камил хәзрәт Индонезиянең кооперативлар берлеге башлыгы белән очрашты

Бүген Нәзарәттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Индонезиянең кооперативлар берлеге башлыгы Мөхәммәд Сукри Тармиди җитәкчелегендәге һәм Россия мөселманнарының Дини җыены рәисе, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов озата йөргән делегацияне кабул итте. Чит ил кунаклары Казанга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу өчен эшлекле сәфәр кыла. 

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакларга Россиядә ислам үсеше, Татарстанда мөселман дини оешмалары эшчәнлеге һәм Диния Нәзарәтенең эш юнәлешләре хакында сөйләп узды. Болар – Коръәнне өйрәнү, мәгърифәтчелек, нәшрият, хәләл сертификатлаштыру, хәйриячелек өлкәләре һ.б.  Индонезия вәкилләрен Татарстан мөфтиятенең “Хозур ТВ” телеканалы һәм "Хозур" нәшриятында китаплар бастыру һәм электрон китапханә  кебек тормышка ашырылган төрле проектлар кызыксындырды.

Очрашу истәлекле бүләкләр алмашу белән төгәлләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
5
Rambler's Top100