Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды Донецк һәм Лугансктан Казанга килеп урнашкан качакларны Казан шәһәренең хастаханәләргенә алып барып кайтуны оештыра. Качаклар арасында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, коляскалы авыруларны илтеп-кайтарып кую өчен Фондның махсус җиһазландырылган транспорт чарасы файдаланыла. Әлеге мөмкинлектән файдаланып, качаклар медосмотр үтә, анализлар тапшыра, табибларга күренә. Машина белән хастаханәләргә йөрү ихтыяҗдан чыгып киләсе атналарда да дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр “Зәкят” хәйрия фонды Казан кунакханәләренә тукталган качакларга көндәлек кирәк-яраклар, шәхси гигиена һәм көнкүреш химиясе әйберләре, мәктәп балаларына уку кирәк-яраклары тапшыруны оештырган иде.
“Зәкят” фонды инвалид качакларны махсус транспорт белән хастаханәләргә илтүне оештыра
24 август 2022 ел 15:52

Соңгы яңалыклар

РИИда Россиядә партнерлык финансларын үстерү мөмкинлекләре турында фикер алышачаклар
12 октябрь 2023 ел 09:15

Татарстан Мөфтие Россия ислам финанслары өлкәсендәге шәригать экспертлары белән очрашты
11 октябрь 2023 ел 18:15
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы