Бүген, сәфәр аеның 24нче көнендә (20нче сентябрьдә), Татарстан мөфтияте резиденциясендә Төркия дин эшлеклеләренән торган делегация булып китте. Мөхтәрәм кунаклар - Истанбул шәһәренең мөфтие Сафи Арпагуш, Дин эшләре буенча идарәнең тышкы элемтәләр буенча Евразия бүлеге җитәкчесе Салих Гөр, «Кайсәри» югары дини белем үзәге җитәкчесе Абдулкадыйр Кабдан, «Диянәт» фондының Истанбулдагы бүлекчәсе җитәкчесе Мәхмүт Фатыйх Сүнмәс, «Айясофья» мәчете имамы Бүньямин Топчуглы һ.б. Казанда мөселманнарның Үзәк Диния Нәзарәте чакыруы буенча Уфага барышлый туктады. Резиденциядә аларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршылады, алар бергәләп Галиев мәчетендә намаз укыды, дога кылды. Очрашу Нәзарәтнең соңгы казанышлары, Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан узган чаралар, Коръән басмалары һәм Татарстан мөселманнары яшәеше хакында аралашу, бүләкләр алмашу белән дәвам итте. Кунаклар мөфтият эшчәнлеген югары бәяләде.
Камил хәзрәт Төркиянең дин эшлеклеләре белән очрашты
20 сентябрь 2022 ел 17:23

Соңгы яңалыклар

2022 елда РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фонды мөселманнарга 17 млн. сумлык ярдәм күрсәтте
30 декабрь 2022 ел 09:05

Игьтибар! “Ирбис” брендының 18 ягулык салу станциясендә җәмәгать туклануы хәләл булачак
30 декабрь 2022 ел 08:57

"Хозур” нәшрияты террорчылыкка каршы тематиканы иң яхшы яктырту бәйгесендә җиңү яулады
29 декабрь 2022 ел 14:27
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы