26-30 сентябрь көннәрендә Россия ислам институты каршындагы дини оешма хезмәткәрләренең һәм уку йортлары мөгаллимнәренең квалификациясен күтәрү үзәге чираттагы курслар үткәрде. Дини оешма хезмәткәрләренең дини эшчәнлеге өчен кирәк булган кыска вакытлы курсларда Балык бистәсе, Норлат, Яңа Чишмә, Казан шәһәре мөхтәсибәтләреннән килүчеләр белемнәрен күтәрде. Алар биш көн дәвамында РИИ бинасында иман, тәҗвид, фикһ һәм әдәп темалары буенча лекцияләр тыңлады. Мәчет каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллимнәргә Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты белгечләре белем бирде. Курслар тәмамлангач тыңлаучыларга таныклыклар һәм сертификатлар тапшырылды.
Россия ислам институтында мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәре өчен курслар узды
04 октябрь 2022 ел 17:54
Соңгы яңалыклар
Мөфти Камил хәзрәт Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге X Укуларда катнашучыларны сәламләде
17 май 2025 ел 18:38
Татарстан Рәисе Мөфти Камил хәзрәтне Татарстанның "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләде
17 май 2025 ел 16:33
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы






