Мөфтиятнең “Хозур” нәшрият йортыннан яңа китап – “Гаилә дәресләре” (“Уроки семьи”) сатуда!

12 октябрь 2022 ел 09:15
Мөфтиятнең “Хозур” нәшрият йортыннан яңа китап – “Гаилә дәресләре” (“Уроки семьи”) сатуда!

Без зур куаныч белән Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның “Гаилә дәресләре” китабын укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез. Рус телендәге әлеге китап бәхетле гаилә коруда күрсәтмә буларак хезмәт итә ала.

“Гаилә дәресләре”нең нигезен ир-атларның да, хатын-кызларның да хокукларын һәм бурычларын аңлаткан Коръән аятьләре, Пәйгамбәребезﷺнең хәдисләре тәшкил итә.

Ике йөрәкнең кушылуы – җәмгыятьнең иң кечкенә, әмма иң мөһим булган күзәнәге, киләчәк буыннарның бәхетле, тотрыклы булуы ул. Бүген, кызганычка, гаилә институты бинасының какшый башлавын һәм, әгәр тиешле чаралар күрелмәсә, җимерелергә мөмкин булуын күзәтәбез. Дини әдәбиятта гаилә мөнәсәбәтләренең тәртипләре тәфсилләп аңлатылса да, кайвакытларда бу төшенчәләрне, төрле нечкәлекләрне тулаем аңлау җитеп бетми. Шуңа да, Шәригать кушуларын аңлауны максат итеп, гаилә көнкүрешендәге мисалларга бай булган “Гаилә дәресләре” китабы әзерләнде. Китап белән таныша башлагач, укучыбыз дәресләребезнең идеаль тормышка түгел, ә һәр гаиләдә булып торган тормыш-көнкүреш очракларына юнәлгәнлеген аңлар.

Хезмәт Ислам дине кушуы буенча гаилә корырга ниятләүче һәр яшь пар өчен файдалы булыр, һәм тормыш диңгезенә чыкканчы – ярда ук, никахның җимерелүенә илтә торган хаталарны, гаделсезлекләрне, хокуклар бозылуны урап узуда ярдәм итәр дип ниятлибез.

Китапны “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.

Кибет: Казан шәһ., Париж коммунасы ур., 6нчы йорт. Тел.: +7 960 072-74-63;

Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09;

Интернет-кибет: huzurshop.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
5
Rambler's Top100