Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 24нче көнендә (17нче гыйнварда), Нәзарәттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны кабул итү көнен уздырды.
Ике сәгать дәвамында мөфти дин кардәшләребез белән аралашты, алар аңа үзләренең теләк-тәкъдимнәре һәм шәхси гозер-үтенечләре белән килде. Нигездә, очрашу барышында сүз психология буенча курслар, түгәрәк өстәлләр оештыру, мәчетләрне төзекләндерү, карап тору, колониядәге мөселманнарга рухи ярдәм күрсәтү, дини белем алырга ярдәм итү һ.б. күпләгән шәхси сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр булды.
Балтач районы Сәрдегән авылында 28 ел имам булып эшләүче Ирек хәзрәт Әхмәдуллин авыл мәчетен төзекләндерү буенча алып барылган эшләр турында сөйләде. 1996 елны салынган бина ремонтка мохтаҗ булган. Мәчеттә уңайлы шартлар булдыру, киңәйтү, җиһазландыру һ.б. алып барылган эшләрдә тырышлык куючыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, мөфти хәзрәтне мәчет ачылышына чакырып калды.
Мөфтинең халык белән очрашулары атна саен үткәрелә. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.
Татарстан мөфтие халыкны кабул итте
17 гыйнвар 2023 ел 16:17

Соңгы яңалыклар

2024нче елда Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты 300 меңнән артык гомуми тираж белән 100гә якын исемдәге китап бастырды
21 гыйнвар 2025 ел 08:59

Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йортында “Мәккә-Мәдинә. Хаҗ һәм гомрә кылучылар өчен белешмә” дөнья күрде
20 гыйнвар 2025 ел 12:22
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы