Мөфти Камил хәзрәт Татарстан Рәисен I дәрәҗә Мәрҗани ордены белән бүләкләде

01 март 2023 ел 11:41
Мөфти Камил хәзрәт Татарстан Рәисен I дәрәҗә Мәрҗани ордены белән бүләкләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген туган көнен билгеләп үтә. Бу уңайдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аңа ихлас котлауларын, теләкләрен җиткерде һәм аны I дәрәҗә Мәрҗани ордены белән бүләкләде. Татарстан мөфтиятенең әлеге югары бүләге дәүләт башлыкларына, Россия төбәкләре җитәкчеләренә, дини һәм милли гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш керткән меценатларга, шулай ук ислам үсеше өлкәсендә зур казанышларга ия булучыларга тапшырыла.

Камил хәзрәт Рөстәм Нургали улы белән очрашу барышында аңа Татарстан мөфтияте эшчәнлегенә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук Татарстан һәм Казан митрополиты Кирилл да катнашты. Очрашуда катнашучылар динара багланышлар һәм башка актуаль темалар буенча фикер алышты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:13
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
5
Rambler's Top100