Кукмара мәдрәсәсендә "Шәкертләр бәйгесе" узды

03 март 2023 ел 14:55
Кукмара мәдрәсәсендә "Шәкертләр бәйгесе" узды

Шушы көннәрдә Кукмара  мәдрәсәсенең кичке бүлегендә белем алучы ир-егетләр төркемнәре арасында “Шәкертләр бәйгесе” дип исемләнгән файдалы да, күңелле дә чара үткәрелде. Бәйгедә 1 нче, 2 нче, 3 нче һәм 4 нче курс шәкертләре төрле биремнәрдә ярышты:

   1) Таныштыру (һәр командада катнашкан 5 шәкертнең һәрберсе үзе белән шигъри формада таныштырды).

   2) Коръән уку.

   3) Коръән сүрәләренең тәртип саннарын әйтеп бирү.

   4) Мәдрәсәдә өйрәнелә торган кайбер фәннәр буенча мини-викторина.

   5) “Гыйбрәтле нәсыйхәт” дип аталган 5 минутлык вәгазь.

   6) Хәзерге татар дин әһелләрен фотосурәт буенча тану.

   7) Мәдрәсә мөгаллимнәрен балачактагы фотосурәтләре буенча тану.

Шәкертләрнең белем-күнекмәләрен мәдрәсә мөгаллимнәреннән торган жюри бәяләде. Ул нәтиҗә чыгарган арада тамашачылар өчен викторина үткәрелде. Ахырда жюри  рәисе – Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев шәкертләрне һәм тамашачыларны гомуми нәтиҗәләр белән таныштырды. Барлык балларны кушканнан соң, беренче урынга 1 нче курс шәкертләре лаек булганы ачыкланды. Икенче урында – 4 курс, өченче урын исә ике төркемгә – 2 нче һәм 3 нче курс  шәкертләренә бирелде. Барлык катнашучыларга бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Бәйге күмәк чәй мәҗлесе белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:58
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
29
30
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100