Кичә, Шәгъбан аеның 13нче көнендә (5нче мартта), “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә шәкертләр арасында волейбол ярышы узды. Әлеге спорт чарасы уку йортының 140 еллыгына багышлап оештырылды. Мәдрәсәдә укучы егетләр – көндезге бүлектән өч команда, кичке бүлектән бер команда көн дәвамында көч сынашты. Шәкертләр уенда үзләренең зур әзерлек, тырышлык, җитезлекләрен күрсәтеп катнаштылар. Уен нәтиҗәләре буенча, көндезге бүлектә укучы III курс шәкертләре командасы җиңүче булды һәм аларга “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең 140 еллыгы Кубогы тапшырылды.
“Мөхәммәдия” шәкертләре волейбол уенында көч сынашты
06 март 2023 ел 13:00

Соңгы яңалыклар

Казанда танылган тренер Айрат Кәлимуллин истәлегенә джиу-джитсу буенча Идел буе Чемпионаты һәм Беренчелеге башланды
10 ноябрь 2024 ел 15:22

Нәзарәт кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XV Бөтенроссия турниры узды
09 ноябрь 2024 ел 18:00
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы