Шәгъбан аеның 16нчы көнендә (8нче мартта), Чирмешән мөхтәсибәтендә 3нче тапкыр Коръән укучылар бәйгесе узды. Әлеге чарада районның мәчетләренә йөреп Коръән укырга өйрәнгән 5-15 яшьлек балалар катнашты. Бәйгедә көч сынашырга районның 20ләп авыл мәчетеннән 100дән артык малай һәм кыз килде. Катнашучылар 4 номинациягә бүленеп, үз белемнәрен, сәләтләрен күрсәтте. Коръән укучыларга КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшит хәзрәт Фәизов җитәкчелегендә жюри бәя бирде. Бәйгедә малайлар һәм кызлар аерым бәяләнде һәм җиңүчеләргә граматолар, бүләкләр тапшырылды.
Чирмешән мөхтәсибәтендә районкүләм Коръән бәйгесе узды
10 март 2023 ел 12:06

Соңгы яңалыклар

Мөхтәсибәтләр тырышлыгы белән Татарстан солдатларына хәләл ризык җибәрү өчен 2,6 млн сум җыелды
12 октябрь 2022 ел 11:53

Нәзарәтнең шәригать белгечләре мобилизацияләнгән мөселманнар белән очрашулар үткәрә һәм WhatsApp аша элемтәдә тора
12 октябрь 2022 ел 09:53

Мөфтиятнең “Хозур” нәшрият йортыннан яңа китап – “Дин галиме Нургали Хәсәнов. Тәрҗемәи хәле” сатуда!
12 октябрь 2022 ел 09:19
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы