Шәгъбан аеның 16нчы көнендә (8нче мартта), Чирмешән мөхтәсибәтендә 3нче тапкыр Коръән укучылар бәйгесе узды. Әлеге чарада районның мәчетләренә йөреп Коръән укырга өйрәнгән 5-15 яшьлек балалар катнашты. Бәйгедә көч сынашырга районның 20ләп авыл мәчетеннән 100дән артык малай һәм кыз килде. Катнашучылар 4 номинациягә бүленеп, үз белемнәрен, сәләтләрен күрсәтте. Коръән укучыларга КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшит хәзрәт Фәизов җитәкчелегендә жюри бәя бирде. Бәйгедә малайлар һәм кызлар аерым бәяләнде һәм җиңүчеләргә граматолар, бүләкләр тапшырылды.
Чирмешән мөхтәсибәтендә районкүләм Коръән бәйгесе узды
10 март 2023 ел 12:06

Соңгы яңалыклар

«Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы – хәзер Коръән уку өчен tanzil.net сайтында
12 февраль 2024 ел 09:54

Татарстан шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм тарихы буенча IV Олимпиада үткәреләчәк
12 февраль 2024 ел 09:33
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы