Казанның “Ярдәм” мәчетендә ифтар-бокслар өләшү башланды

23 март 2023 ел 15:29
Казанның “Ярдәм” мәчетендә ифтар-бокслар өләшү башланды

Бүген, Рамазан аеның 1 нче көнендә (23 нче мартта), Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең “Ярдәм” мәчетендә башкала мөселманнары өчен ифтар-боксларны әзерләү һәм тарату эшенә керештеләр. 

“Ярдәм-Помощь” гомуммилли хәйрия фонды Рамазан аенда көн саен ифтарга әзер ризык тутырылган 1000нән артык ланч-бокс тарата. Бүген пылау, яшелчә салаты, өлеш, ипи һәм хөрмә җимеше махсус контейнерларга тутырылды. Ифтарның күп өлеше Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең мәчет хезмәткәрләре һәм волонтерлары тарафыннан мохтаҗларга җиткерелә. Ифтар-боксларны алучылар арасында – мәчет-мәхәлләләрдәге ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр, аз керемлеләр, шулай ук уку йортлары студентлары бар. 

“Ярдәм” мәчетенә ахшам намазына килүче мөселманнар өчен шулай ук савытларга тутырылган ризыкны тарату каралган. 

Шулай ук “Ярдәм” хәйрия фонды залларында көн саен 500 кешегә традицион ифтарлар үткәрелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
5
Rambler's Top100