Арчада җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә хөрмә тараттылар һәм Рамазан турында сөйләделәр

13 апрель 2023 ел 17:07
Арчада җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә хөрмә тараттылар һәм Рамазан турында сөйләделәр

Рамазан аеның 21нче көнендә (12нче апрельдә), Арча мөхтәсибәте район башкарма комитетының спорт һәм яшьләр бүлеге, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә “Татлы ифтар” дип исемләнгән акция оештырды.

Мөхтәсибәт үткәргән әлеге чараның төп максаты – район халкының игътибарын Рамазан аеның фазыйләтләренә, традицияләренә һәм ислам диненең хакыйкый кыйммәтләренә җәлеп итү.

Әлеге акция барышында мөхтәсибәт вәкилләре Арча шәһәре үзәгеннән узучыларга хөрмә җимешләре, су һәм намаз китабы таратты. ЮХИДИ хезмәткәрләре машиналарны туктатты, ә 5 волонтер исә машина йөртүчеләргә һәм пассажирларга изге ай – Рамазан-шәриф турында искә төшереп, аның изге гамәлләр ае булуын аңлатып, истәлек бүләкләре бирде. Берничә сәгать дәвамында 100 машина йөртүче туктап, Рамазан аеның никадәр мөһим булуын күңелендә яңартты.

Арча мөхтәсибәте дини тәрбияне үстерү максатыннан чираттагы акцияне балалар бәйрәме форматында Ураза гаете көнне үткәрергә ниятли. Ул 21нче апрельдә Арча Үзәк мәчете каршында (Җиңү паркында) сәг. 10-да башланачак. 

Район мөхтәсибәте матди-финанс ярдәм күрсәтүче иганәчеләргә алдан ук рәхмәтен белдерә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
5
Rambler's Top100