Казан телевизион манарасы беренче тапкыр Ураза гаете уңаеннан утлар белән балкый башлады

20 апрель 2023 ел 20:23
Казан телевизион манарасы беренче тапкыр Ураза гаете уңаеннан утлар белән балкый башлады

Бүген, Ураза гаете төнендә, Казанның телевизион манарасы тәүге тапкыр бәйрәмчә утлар белән бизәлде. Ул 19.00-да кояш бату белән, Ураза бәйрәме кергәч үк кабынды һәм төсле нурлар белән 23.00-гә кадәр балкыячак.

Бәйрәм төнендә манарада татар милли бизәкләре һәм “Ураза бәйрәме” язуы белән утлы шоу уйный. Телевизион манараның биеклеге – 180 метр. Аны шәһәрнең төрле почмагыннан күрергә мөмкин.

Казан телеманарасын бизәү Татарстан башкаласында бәйрәм мохитен тудыра, халыкка һәм кунакларга Ураза бәйрәме җиткергән гомумкешелек кыйммәтләре турында искә төшерә.

Нәзарәт һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре филиалы “Татарстан Республикасы Радиотелевизион тапшыру үзәге” җитәкчелегенә мөселман календаренда иң мөһим даталарның берсенә күрсәткән игътибары һәм ихтирамы өчен рәхмәтен белдерә.

Ә иртәгә гает көнендә Диния Нәзарәте "Нурлы Рамазан" дип исемләнгән җәмәгать урыннарында иң яхшы бизәлеш бәйгесе җиңүчесен игълан итәчәк. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:13
Кояш чыга
5:22
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
15:45
Ахшам намазы
17:51
Ястү намазы
19:34
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
5
Rambler's Top100