KazanForum-2023 интерактив зонасында мөселман эрудитлары өчен “MuslimQuiz” интеллектуаль уенының ике бәйгесе узачак

16 май 2023 ел 09:10
KazanForum-2023 интерактив зонасында мөселман эрудитлары өчен “MuslimQuiz” интеллектуаль уенының ике бәйгесе узачак

“Россия – ислам дөньясы: KazanForum” XIV Халыкара икътисадый форумы мәйданчыгында мөселман эрудитлары өчен ислам турында “MuslimQuiz” интеллектуаль уенының берьюлы ике бәйгесе узачак. Уеннар 18 һәм 19нчы майда форумның интерактив зонасында үтәчәк. Оештыручы – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте.

Мөселман эрудитлары уеннарында дөньяның төрле илләреннән 140 кеше катнаша: Россия, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Бангладеш Халык Республикасы. Россия командасы составында – КИУ студентлары һәм белгечләре, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Чистай мөхтәсибәте мөселманнары, “Госмания” мәктәбе, махсуслаштырылган укыту фәнни үзәге – “IT-лицей” мәктәбе, “Сетевая компания” АҖ, КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге һәм башкалар.

Уенчылар тарих, икътисад, география, тел, медицина, сәнгать һәм башка сораулар буенча көч сынашачак. Һәр уен 6 раундтан тора. Аның нәтиҗәләре буенча 3 җиңүче команда билгеләнәчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:13
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
5
Rambler's Top100