Бүген «Россия – ислам дөньясы: Kazanforum 2023» халыкара икътисади форумында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Габон Республикасы (Үзәк Африка) Тышкы эшләр министры урынбасары Иоланда Кристиан Ньонда белән очрашты. Шулай ук эшлекле сөйләшүдә Габон Республикасының бөек имамы Исмаэль Осени Осса, Габон Республикасының Россия Федерациясендәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Жоанна Роз Мамьака һәм чит ил делегациясенең башка вәкилләре катнашты. Әңгәмә барышында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәләл сертификацияләү, ислам финанслары, нәшрият эше өлкәсендәге тәҗрибәсе турында фикер алыштылар.
Камил хәзрәтнең шундый ук очрашулары шулай ук Катар, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Әзербайҗан, Иран, Төркмәнстан делегацияләре белән узды.
Мөфти Kazanforum кырларында делегацияләр белән эшлекле очрашулар үткәрә
19 май 2023 ел 17:07

Соңгы яңалыклар

Питрәч районы Көек авылында төзелүче “Фатыйма” мәчетенә ай куелды. Изге эштә катнашыйк!
26 май 2025 ел 12:47

Мөфти Камил хәзрәт Черкесск шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчетендә җомга намазы үткәрде
23 май 2025 ел 15:09
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы