Арчада хәзрәтләр иртәнге 4.00дә хәрби батырлык белән бәйле истәлекле урыннарда дога кылды

22 июнь 2023 ел 13:10
Арчада хәзрәтләр иртәнге 4.00дә хәрби батырлык белән бәйле истәлекле урыннарда дога кылды

Бүген, 22нче июнь көнне, илебездә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Иртә таңнан, ягъни илебез тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе – 1941нче елда Бөек Ватан сугышы башланган көнне истә тотып, мәрхүмнәрне искә алу һәм дога кылу чаралары үткәрелә. Арчада иртәнге сәгать дүрттә, ягъни сугыш башланган мизгелдә, велоэкскурсия оештырылды. Әлеге чара Арча яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, “Казан арты” тарих-этнография музее һәм Арча районы мөхтәсибәте катнашында үткәрелде. 

Район яшьләре, җәмәгатьчелек, шул исәптән җитәкчелек Арча шәһәренең истәлекле, тарихи һәм хәрби батырлык белән бәйле урыннары буенча велосипедта йөреп узды. Бер сәгать ярым дәвамында узган экскурсиядә катнашучылар Арча шәһәрендә төрле шәхесләр күмелгән каберлекләрдә, һәйкәлләрдә, Мәңгелек ут янында һәм Җиңү паркында булдылар. Экскурсиянең һәр ноктасында Арча районы имам-мөхтәсибе урынбасары Айдар хәзрәт Сафиуллин Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм сугыштан соң арабыздан киткән фронтовиклар рухына багышлап дога кылды.

Бүген Татарстан мәчетләрендә Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан җәмәгать белән дога кылынды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:13
Кояш чыга
5:22
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
15:45
Ахшам намазы
17:51
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
5
Rambler's Top100