Мөфти шәйх Абдурразак Әс-Сәгъди белән күреште

05 июль 2023 ел 17:50
Мөфти шәйх Абдурразак Әс-Сәгъди белән күреште

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 17нче көнендә (5нче июльдә), мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә гарәп филологиясе һәм ислам фәннәре профессоры, Иордания ислам университеты һәм Болгар ислам академиясе мөгаллиме, шәйх Абдурразак Әс-Сәгъди белән очрашты. Иорданиядән мөхтәрәм кунак 7-8нче июльдә Троицк шәһәрендә узучы Рәсүлев укуларына бару юлында Казанда мөфти Камил хәзрәткә тукталды.

Ул юл уңае белән хөрмәт йөзеннән Татарстан мөфтиятенә керүе хакында җиткерде һәм бик теләп мөхтәрәм Камил хәзрәт белән күрешеп аралашты, хәл-әхвәлләр белеште, мөселман өммәте тормышы, Нәзарәт тормышы, эшчәнлек һ.б. белән кызыксынды.

Камил хәзрәт Болгар ислам академиясенең визит профессоры шәйх Абдурразак Әс-Сәгъдигә хәерле сәфәрләр һәм конференция эшендә уңышлар теләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
5
Rambler's Top100