Тукай мөхтәсибәте балаларны табигать кочагында ял иттерде

07 август 2023 ел 11:28
Тукай мөхтәсибәте балаларны табигать кочагында ял иттерде

5-6нчы август көннәрендә Тукай районы мөхтәсибәте балаларны Яңа поселок янындагы урман аланына алып чыгып ял итү чарасы оештырды. Походка балалар әтиләре белән төн кунарга әзерләнеп барды. Мөхтәсибәтнең яшьләр бүлеге оештырган чарага балалар Түбән Суык-Су, Борды, Теләнче-Тамак, Җирекле, Күзкәй, Кече Шилнә авылларыннан җыелды.

Ике көн дәвамында 11 бала олылар ярдәмендә ашарга пешерергә утын туплады, палаткаларны урнаштырды, аш-су әзерләде, вәгазь тыңлады, бергәләп намаз укыды, скалолазание спорт төре буенча мастер-класста катнашты. Туризм буенча спорт мастерына кандидат булган Айнур Гәрәев бу чараларда инструктор буларак катнашты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, табигать кочагына ял итәргә чыккан балалар очраклы рәвештә сайлап алынмады: алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларның, физик сәламәтлеге чикле булган һәм күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче балалар бар.

“Быел әлеге чара беренче тапкыр гына үткәрелде, киләсе елларга аны киңәйтеп, тагын да зуррак форматта үткәрергә ниятлибез”, – диде Тукай районы мөхтәсибенең яшьләр белән эшләү ярдәмчесе Рәфгать хәзрәт Гәрәев.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
5
Rambler's Top100