Нәзарәт янә “Ислам. Беренче адымнар” курсларына чакыра

08 сентябрь 2023 ел 09:05
Нәзарәт янә “Ислам. Беренче адымнар” курсларына чакыра

Диния Нәзарәте намаз укырга һәм Ислам дине нигезләренә өйрәтүче “Ислам. Беренче адымнар”ның 12 нче сезонына тыңлаучылар җыя башлады. Укулар 2023 елның 14 октябрендә башлана. Шәкертләр кыска вакытлы популяр курс дәвамында – 8 гадәти дәрес эчендә (атнага бер тапкыр) – намаз укырга һәм Ислам дине нигезләренә өйрәнә алачак. Дәресләр –  түләүсез. Курсларга язылу башланды!

Беренче кереш дәрес 2023 елның 14 октябрендә Нәзарәт бинасында (Г.Тукай ур., 38) иртәнге сәгать сигездә (8:00) уза. Дәресләрне мөфтиятнең яшь волонтерлары алып бара. Аерым алганда, шәкертләр госел һәм тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнәчәк; гакыйдәнең асылына төшенәчәк, сира –  Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ тормышы белән танышачак, ураза тәртипләре буенча дәресләр тыңлаячак. 

Ислам динендә беренче адымнарын ясаучылар һәр атнаны шимбә көнне иртәнге сәг. 08.00-дән көндезге сәг. 12.00-гә кадәр Казанның Галиев мәчетенә (Г.Тукай ур., 40) җыелачак. 

Соңгы дәрес – 2 декабрьдә – ул көнне Коръән мәҗлесе, курсларга йомгак ясау, сертификатлар тапшыру көтелә.

“Ислам. Беренче адымнар” проекты ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен махсус оештырыла. Укулар татар һәм рус телләрендә алып барыла.

Курсларда катнашу өчен 13 октябрьгә кадәр https://clck.ru/EZQEj сылтамасы буенча кереп теркәлергә яки +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

Әлеге проект Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018 елда тормышка ашырыла башлады. Шул вакыттан бирле курсларда 1078 гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
3:13
Кояш чыга
5:22
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
15:45
Ахшам намазы
17:51
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
1
2
3
4
5
Rambler's Top100