Мөфти Каһирәдә Россиянең Мисырдагы Илчесе белән Фәләстыйнгә гуманитар ярдәм күрсәтү мөмкинлеге турында фикер алышты

19 октябрь 2023 ел 15:19
Мөфти Каһирәдә Россиянең Мисырдагы Илчесе белән Фәләстыйнгә гуманитар ярдәм күрсәтү мөмкинлеге турында фикер алышты

Бүген, Рабигыль-әхыр аеның 4 нче көнендә (19 октябрь), Каһирәдә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Россия Федерациясенең Мисырдагы Илчесе, Каһирәдәге Гарәп Дәүләтләре Лигасы каршындагы Россия Федерациясенең Тулы вәкаләтле вәкиле Георгий Борисенконың очрашуы узды. Анда шулай ук Бәйсез Дәүләтләр берләшмәсе, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлыкның Мисырдагы вәкиллеге башлыгы Марат Гатин катнашты. Очрашу Илчелек бинасында узды.

Әңгәмә барышында Мөфти хәзрәт һәм Илче ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Илчелек һәм Мисырдагы дини институтлар һәм уку йортлары белән хезмәттәшлеге өчен кызыклы булган көнүзәк мәсьәләләр турында сөйләште. Камил хәзрәт, әлеге хезмәттәшлеккә кагылышлы юнәлешләр белән таныштырып, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең чит илләр һәм Россиядәге илчелекләр белән багланышлары тәҗрибәсе турында сөйләде.

Очрашуда Татарстан мөселманнарының Фәләстыйн халкына гуманитар ярдәм күрсәтү юллары турында фикер алышу аерым урын алып торды. Җитәкчеләр әлеге аяусыз конфликтта тыныч тормышта яшәүче, бер гаепсез кешеләрнең һәлак булуына үкенеч белдерде.  

Георгий Евгеньевич Камил хәзрәткә фәләстыйнлеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү мөмкинлекләре турында сөйләде һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә бу мәсьәләдә ярдәм итәргә әзерлеген әйтте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
4:45
Кояш чыга
6:51
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
Rambler's Top100